Мобилизацияләнгән эшкуарлар статистик хисап тапшырудан азат ителде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган шәхси эшкуарлар, шулай ук бер үк зат булган бердәнбер гамәлгә куючы һәм җитәкчесе мобилизацияләнгән оешмалар мәҗбүри статистик хисап бирүдән азат ителгән.

«Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында» 2022 елның 20 октябрендәге 1874 номерлы РФ Хөкүмәте карарына тиешле үзгәрешләр кертелде. Статистик хисап тапшырудан азат ителү мобилизацияләнгән затның тулаем хәрби хезмәт узу чорына һәм мобилизация беткән яисә мобилизацияләнүче хәрби хезмәттән азат ителгән айдан соң килә торган өченче айның 28-нче числосына кадәр, әлеге числоны да кертеп, дәвам итә.

Мобилизация кысаларында бердәнбер гамәлгә куючы һәм бер үк вакытта җитәкчесе чакырылган эшкуарлык субъектлары турындагы мәгълүмат Федераль салым хезмәте тарафыннан Росстатка җибәреләчәк.

Кабул ителгән карар – мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар комплексының бер өлеше, алар арасында салым һәм иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү, салым декларацияләрен һәм финанс хисапларын бирү срокларын арттыру да бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International