ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Россия экспорт үзәге һәм Федерация Советы оештыра торган Экспортка ярдәм итү үзәкләренең Бөтенроссия «Ярдәм лидерлары. Экспортта хатын-кызлар» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте. 


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгеннән «Үзмәшгульлек: куллану буенча инструкция» темасына бушлай тренинг үкәрелә.

Абхазия Республикасы Вице-премьеры – икътисад министры Кристина Озган җитәкчелегендәге Абхазия Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондында булды. Эшлекле очрашуда үзара хезмәттәшлек, тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү, республикаларның предприятиеләре арасында эшлекле багланышларны җайга салу мәсьәләләре каралды.


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Түбән Кама районында «Түбән Кама» сәнәгать паркының өченче чиратын төзү планлаштырыла, ул инвестицияләр күләме 1,5 млрд сумнан артык булган һәм 300 яңа эш урыны булдыра ала торган 12 компания-резидентны урнаштыра алачак. Хәзерге вакытта резидентларны сайлау башланды. Үз инвестиция проектларын сәнәгать паркының яңа мәйданнарында тормышка ашырырга теләүчеләр Түбән Кама муниципаль районы администрациясенә гаризалар бирә ала.

Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында стартаплар булдыруга 1 млн сумлык грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 3 апреленә кадәр кабул ителәчәк.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстан Республикасы 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, алар составына 49 төбәк проекты кергән, чараларга 43,7 млрд сум бирелгән.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан эшкуарларына ярдәмгә республика бюджетыннан 1,9 млрд сум биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Бүгенге көндә республиканың барлык сәнәгать паркларында 1 517 резидент эшли, хезмәткәрләр саны 52 280 кеше. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев узган елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International