Татарстан бизнесменнары «РФ Сәүдә вәкиле белән очрашу сәгате»ндә катнаша алалар

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Төбәк экспортына ярдәм итү үзәге оештыра торган Россия Федерациясе сәүдә вәкилләре катнашында «РФ Сәүдә вәкиле белән очрашу сәгате» вебинарлар сериясендә катнаша алачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай үткәрелә.

Мәсәлән, Аргентинаның сәүдә вәкиле белән видеоконференция 3 майда 15.30 сәгатьтә, Таиланд сәүдә вәкиле белән – 11 майда, Индонезия сәүдә вәкиле белән 30 майда 11.00 сәгатьтә узачак. Анда республика эшкуарларына хезмәттәшлек мөмкинлекләре, чит илләр территориясендә бизнес алып бару үзенчәлекләре, файдаланырга мөмкин булган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр һәм онлайн-режимда кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Чарага теркәлү КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасы аша үтә.

Шулай ук теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча төбәкнең Экспортка ярдәм итү үзәгенә Ринат Ислямовка, Яна Овсянниковага +7 (843) 222-90-60 (доб. 271, 272) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгенә (843)524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International