Татарстан бизнеска ярдәм итү системасын үстерүнең иң яхшы төбәк тәҗрибәләре бәйгесенә ике проект тәкъдим итте

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2025 – 2030 еллар чигендә эшкуарлыкка ярдәм итү системасын үстерү перспективалары турында фикер алышу «Минем бизнес» Бөтенроссия форумында узды. «Минем бизнес» милли премиясе» финалистлары исемлегендә 38 төбәк бар. Татарстан Республикасы «Иң яхшы белем бирү проекты» һәм «Иң яхшы чара» номинацияләре буенча тәҗрибәләрен тәкъдим итте.

 «Минем бизнес» илкүләм премиясе – бизнеска ярдәм итү буенча файдалы практикалар белән уртаклашу да, шулай ук иң яхшы төбәк тәҗрибәсен тарату мөмкинлеге ул.

Чара өч этапта уза. Беренче урында – проектларның актуальлеген һәм ихтыяҗын барлык төбәкләрдән урыннарда «Минем бизнес» үзәкләре белгечләре карады. «Минем бизнес» Эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы форумында иң яхшы проектлар – һәр номинациядә ТОП-3 проект презентациясе узды. Татарстан 2 проект тәкъдим итте.

«Иң яхшы чара» номинациясендә – республика «Мин – Татарстан инде ул» Россия рекорды»н –үзмәшгульләр өчен ярминкә үткәрү кысаларында үзмәшгульләр өчен төзелгән иң озын сәүдә прилавкасын тәкъдим итте. Рекорд Республика көнендә Татарстанның 300 дән артык һөнәрчесе катнашында масштаблы ярминкәдә теркәлде. Шул ук вакытта аларның табышы ярминкә өчен рекордлы күрсәткечләргә ирешеп, 4 млн сумнан артып китте.

«Иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә – «Маркетплейска чыгу буенча укыту форумнары-марафоннары» – эшкуарлар, шулай ук эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып барырга планлаштыручы физик затлар өчен. Марафонда катнашучылар сәүдә мәйданчыкларында теркәлделәр, анда товарлар карточкаларын булдырырга һәм аларның сурәтләрен йөкләргә, продукцияне конкрет маркетинг таләпләренә туры китерергә, логистиканың иң отышлы схемасын билгеләргә, товарларны рекламалауны көйләргә һәм шәхси кабинетта склад калдыклары белән идарә итәргә өйрәнделәр. Ә иң мөһиме – уңышлы сату.

2022 ел казанышларының өченче этабында экспертлар анализлый. Жюри составына Дәүләт Думасы депутатлары, әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, иҗтимагый оешма вәкилләре керә. Җиңүчеләр быел җәен игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International