«Узкимесаноат» үзбәк дәүләт холдингы Татарстанның «Химград» технополисы белән берлектә 24 апрельдә Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә шул ук исемдәге технопарк ачты. Чарада Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Жашмид Ходжаев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Эшкуарлар өчен инфраструктура булдыру «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына туры килә.
«Джизак» технопаркы ирекле икътисади зона статусына ия. Аны булдыру өчен мәйданчык итеп Jizzax Plastmassa оешмасы территориясе сайланган.
«Химград» АҖ белгечләре мәйданчыкның мастер-планын әзерләгән. Биредә 1100 эш урынлы һәм инвестицияләр күләме 60 млн доллар булган кимендә 36 компания-резидент урнаштыру планлаштырыла. Технопарк Үзбәкстан территориясендә чит ил компанияләре производстволарын урнаштыру һәм үзбәк һәм чит ил җитештерү компанияләре арасында кооперацияне көчәйтү өчен билгеләнгән. Джизактагы мәйданчык комплекслы инфраструктурага ия. Резидентларга арендалау/сатып алу хокукында җир кишәрлекләре һәм биналар бирелә.
«Джизак» – Татарстан һәм Үзбәкстанның икенче уртак технопаркы. Беренче «Чирчик» технопаркы 2022 елда Чирчик шәһәрендә ачылган. Бүгенге көндә анда инвестицияләр күләме 127 миллион долларлык 20 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Продуктлар Казахстанга һәм Таҗикстанга чыгарыла.