Татарстанда дәүләт сатып алулары турында форум узачак

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

28 апрельдә Татарстан бизнесы вәкилләре өчен «Дәүләт сатып алулары: арзан, гади, отышлы» республика форумы узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Форум эшкуарларның дәүләт сатып алуларында һәм тендерларында катнашуның катлаулылыгы һәм бюрократиялелеге турында фикерен үзгәртергә тиеш.

Дәүләт сатып алулары өлкәсендәге экспертлар дәүләт торгларында катнашу нечкәлекләре турында сөйләячәкләр, сатып алу эшчәнлегендә старт, табышлы сатулар эзләү, эшкуарлар өчен ярдәм төрләре һәм ташламалар, шулай ук сатып алуда катнашучылар тарафыннан җибәрелә торган киң таралган хаталар турында лекцияләр укыячаклар.

Экспертлар сатуда җиңү һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукларын яклау өчен инструментлар бирәчәк. Форумда катнашучылар эшләп килүче экспертлардан киңәшләр алачак, тере диалог форматында сораулар бирә алачак.

Форумда катнашу бизнес вәкилләре өчен бушлай.

Форум КУЭ Корпорациясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм башка партнерлар ярдәме белән узачак.

Форумда катнашу өчен https://promozakupki.ru/forum сылтамасы аша теркәлергә кирәк.

Форум 28 апрельдә «Штаб» киңлеге территориясендә узачак. Адресы: Казан, Татарстан урамы, 20. Сессияләр 9:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International