Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу дата Россия календарендә очраклы гына барлыкка килмәгән – бәйрәмнең оештырылуы көн саен халык белән иң якын мөнәсәбәттә булган җирле хакимият вәкилләре башкара торган зур һәм күп көч таләп итә торган хезмәткә карата дәүләтнең игътибары турында сөйли. Җаваплы җирле үзидарә – республиканың һәм бөтен илнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) һәм республиканың социаль-икътисади үсеш программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен муниципаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм. Без республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары һәм поселоклары үсеш алсын өчен барысын да бергәләп эшлибез.
Сезгә бюджетның нык, керемнәрнең тотрыклы булуын, халыкның ышанычын, ярдәмен һәм аңлавын, тынычлык һәм иминлек телибез!