Инновацияләргә ярдәм фонды 3 апрельдә «Студентлар стартабы» бәйгесенә гаризалар кабул итүне тәмамлады. 4 меңнән артык гариза бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Гаризалар саны буенча Татарстан алдынгы булды – республика студентлары 1,5 меңгә якын гариза җибәрде.
2023 елда бөтен илдән 1,5 мең студент 1 млн сум күләмендә ярдәм ала алачак. Бәйге шартлары буенча җиңүчеләр юридик затны теркәргә, бизнес-план төзергә һәм стартап сайтын булдырырга тиеш».
Программада катнашучыларны сайлап алу җиде тематик юнәлеш буенча үткәрелде: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы һәм креатив индустрияләр.
Инновацияләргә ярдәм фонды «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында грант ярдәме чаралары операторы булып тора.
Исегезгә төшерәбез: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге базасында 2022 елда Инновацияләргә ярдәм фондының төбәк вәкиллеге ачылды.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы предприятиеләре, югары уку йортлары, министрлыклары һәм ведомстволары белән алга таба технологик проектларны коммерцияләштерү өчен, «Студентлар стартабы» бәйгесендә җиңүче һәр конкрет проектны гамәлгә ашыру процессын гомуми интеграцияләүне башкара.
Шулай ук Үзәк «Студентлар стартабы» программасының финалист студентларын технология предприятиеләренә технология эшкуарлыгы экспертлары тарафыннан укыту һәм остазлык аша үстерә.