Татарстан компаниясе импортны алмаштыра торган җылыту җиһазлары чыгара

2023 елның 21 апреле, җомга

Татарстанның «ТД Теплотехника» ҖЧҖ компаниясе Federica Bugatti су җылыткычларын серияле җитештерү һәм сату буенча проект башлап җибәрде. Фирмага ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

Санкцияләр шартларында компания Россия комплектлау материалларына күчте. Яңа җиһазларны «Минем бизнес» төбәк үзәгеннән 2,9 млн сум күләмендә микрозаем рәвешендә ярдәм алып сатып алдылар. Компаниядә көнбатышның көндәшлеккә сәләтле җиһазлар җитештерүчеләренең Россия базарыннан китүе җылыту җиһазлары җитештерүне үстерү өчен яңа җиһазлар әзерләү мөмкинлекләрен ачты дип белдерәләр. Россиядә мондый технологияләр юк. Бу импортны алмаштыру өчен ирекле юнәлеш. Яңа производствоны үстерү нәтиҗәсендә 25 яңа эш урыны булдырылган, биш еллык проектны гамәлгә ашыру тәмамлангач, компаниядә тагын 50 яңа эш берәмлеге барлыкка киләчәк.

«Су җылыткычлары җитештерү идеясе Көнчыгыш Европа илләреннән төп шундый ук җиһазлар җитештерүчеләрнең китүе белән бәйле. Җиһазларга ихтыяҗ зур, базарда кытлык барлыкка килде. РФ территориясендә комплектлау материаллары һәм чимал эзләүдә кыенлыклар тумый, барысы да кыска вакыт эчендә табылды. 2021 һәм 2022 елларда җитештерү җиһазларын сату күләменең үсеш темпы 2,8 тапкыр тәшкил итте. Алга таба шулай ук су җылыткычлары җитештерү күләмен арттырырга планлаштырабыз, чөнки продукт үзен югары сыйфатлы һәм ышанычлы итеп күрсәтте, аңа ихтыяҗ да югары», – дип билгеләп үтте фирманы оештыручы Дамир Алмаев.

«ТД Теплотехника» ҖЧҖ компаниясе «Гигаз» ГК структурасына керә, ул Россиядә иң эре җылыту җиһазлары җитештерүче һәм тәэмин итүче булып тора.

2023 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ташламалы финанс ярдәме алуга төбәкнең эшкуарларыннан һәм үзмәшгульләреннән гаризалар алуны дәвам итә. Хәзерге вакытта республика бизнесы өчен 0,1% тан 5,5 % ка кадәр ташламалы ставка белән 8 финанс продукты гамәлдә. Шул ук вакытта аларның икесе әле өр-яңа.

Беренче «Экспресс 2023» микрофинанс продукты 1 млн сумга кадәр 5,5 % ка кадәр еллык ставка белән 24 айга кадәр бирелә. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: продукт финанслауны җәлеп итү өчен гаризаны ул кергән көннән соң күп дигәндә 1 эш көне эчендә экспресс-карауны күздә тота.

Икенче «Стартап» продукты теркәлгән һәм күп дигәндә 11 ай гамәлдә булган яңа эшкуарлык проектларына ярдәм итүгә исәпләнгән. 500 мең сумга кадәр заем 36 айга кадәр киметелгән ставка – нибары еллык 2 % белән бирелә. Продукция формалашу этабында «яшь» бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Татарстанның «Минем бизнес» үзәге рәсми сайтында онлайн режимда, шулай ук кайнар линия телефоны +7 (843) 524-90-90 аша белергә мөмкин.

«Финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын гамәлгә ашырып, бизнес үсеше өчен барлык кирәкле уңайлы шартлар тудырыла. Барлык нәтиҗәле ярдәм чараларын гамәлгә ашыру ел буена дәвам ителәчәк. Бу ташламалы финанслау, сертификатлау, күргәзмәләр, патент тикшеренүләре һ.б», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International