«ТР Киңлекне планлаштыру институты» ДБУ Мәскәү Генплан институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аның территориясе түбәндәге муниципаль берәмлекләрне үз эченә ала: Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары һәм башкалар. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.
Теләге булган һәркем Казан2050. рф сылтамасы аша «Казан-2050» интерактив картасында агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәрен калдыра ала. Алга таба әлеге мәгълүмат белгечләр тарафыннан мастер-план эшләгәндә анализланачак.
«Казан көннән-көн үзгәрә бара, әмма аның кабатланмас кыяфәте, мәдәнияте, тарихы, традицияләре үзгәрешсез кала. Шул ук вакытта Казан агломерациясенең киңлек һәм социаль-икътисади үсеше тагын да уңышлырак булырга мөмкин. Бу эштә мастер-план кебек документ ярдәм итәргә тиеш. Эшләүчеләр, бу масштаблы мәсьәләне хәл итү өчен, халыкның актив катнашуын көтәләр һәм аларны эчтәлекле аралашуга чакыралар. Бу шәһәр халкының иң мөһим һәм беренче чираттагы сораулары турында белергә, ә аннары аларны йомгаклау документында исәпкә алырга кирәк», – дип белдерде Татарстан Республикасы Киңлекне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев.
Казан 2050.рф сайтында агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәреңне калдырып кына калмыйча, башка кешеләрнең нәрсә тәкъдим итүләрен дә белергә мөмкин. Гадирәк ориентлашу өчен, интерактив картада берничә категория күрсәтелгән, аларга түбәндәге теге яки бу идея һәм тәкъдимнәр керергә мөмкин: транспорт инфраструктурасы, иҗтимагый киңлекләр, торак төзелеше, табигать һәм экология, тарихи мирас һ.б. Әгәр идея әлеге категорияләрнең берсенә дә туры килмәсә, аның турында «Башка» өстәлмәсендә язарга мөмкин булачак.
Социологик сораштыру башланып киткәннән алып бер ай дәвамында узачак һәм 2023 елның 15 маенда тәмамланачак.