Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм гадиләштерелгән салым салуның автоматлаштырылган системасының махсус режимын кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия төбәкләре һәм федераль ведомстволар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Ул Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (АвтоУСН проекты) уздырыла.
Технологик чишелешләр булдыручы һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен Россия фәне көнендә 2023 елда инновацияләргә ярдәм фондыннан нинди грантлар алырга мөмкин икәнлеге турында сөйлибез.
Кече һәм урта бизнес 2023 елда инвестиция максатларына «1764» программасы буенча еллык 2,5 һәм 4 % белән ташламалы кредитлар алуны дәвам итәчәк. Ул беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты, шулай ук Россия Банкының ПСК һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе программалары кысаларында тормышка ашырыла.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Ozon маркетплейсы Татарстанда «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында маркетплейста сата башларга планлаштырган эшкуарлар өчен ярдәм программасын эшләтеп җибәрделәр.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында югары технологияле, инновацион субъектларга («газель»ләргә) ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар каралган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча эшкуарларга бизнес үсешенең төрле стадияләрендә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, күп тапкырлар финанс һәм комплекслы финанс булмаган ярдәм алган Татарстан компаниясе, 2022 елда Татарстанда беренчеләрдән булып, махсус операциядә катнашучылар өчен җылы балаклава җитештерә башлады. Алар якынча 500 балаклава әзерләп, фронтка җибәрәләр. Проект куәтенә ирешеп, компания аена 200 меңгә кадәр эшләнмә җитештерә ала.
Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Үсеш» сәнәгать паркының III чираты резидентларын сайлап алу буенча быел икенче утырыш булды.
Бүген видеоконференция режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты. Утырышта шулай ук Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты Рәисе Максим Топилин катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ташламалы финанс ярдәме алуга төбәкнең эшкуарларыннан һәм үзмәшгульләреннән гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе президиумының 2023 елда беренче утырышы узды. Очрашуның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2023 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре (социаль-икътисади рейтинг) турында фикер алышу, аерым алганда, аларны «Күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тутыру (процентларда) планын үтәү» дигән тагын бер пункт белән тулыландыру булды. Бу мәсьәлә буенча ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин чыгыш ясады.