ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтовның Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлавы

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм.

Илебез фәнен һәм технологияләрен үстерү Татарстан Республикасының иң мөһим өстенлекләре исәбенә керә. Интеллектуаль милекне үстермичә генә, милли икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру һәм җитештерелгән продукциянең көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү мөмкин түгел.

Без илебезнең интеллектуаль капиталын булдыручы һәм яңа технологияләр үсешенә зур өлеш кертүче кешеләр белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Республика фәненә һәм икътисадына керткән әһәмиятле өлешегезне югары бәяләп, Сезгә сәламәтлек, кызыклы һәм нәтиҗәле хезмәт, яңа иҗади казанышлар һәм уңышлар телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International