ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә минераль плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы һәм DoorHan концернының склад комплексын төзи башлауга бәйле тантана булды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, DoorHan халыкара концернын оештыручы Дмитрий Ханин катнашты.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Хезмәтне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мой бизнес» төбәк үзәге бушлай күрсәтә.

Сервис, алга таба мондый проектларны гамәлгә ашыру максатына кредитлар буенча  «КУЭ» корпорациясе» АҖ гарантияләрен һәм поручительлекләрен алу мөмкинлеге белән, эшкәртү производстволары, җиңел сәнәгать, туризм, креатив индустрияләр, мәгълүмати технологияләр һ.б. өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инвестиция проектларын озата баруга һәм структуралаштыруга юнәлдерелгән. 


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге беренче тапкыр тәэмин итү сыйфатының 1 категориясенә кертелде.

МСП.РФ цифрлы платформасында кулланучылар өчен «Базарны бәяләү һәм бизнес планын исәпләү» сервисы эшли. Ул гамәлдәге һәм булачак эшкуарларга сайланган өлкәдәге вәзгыятьне анализларга һәм 160тан артык эшчәнлек төрләре буенча бизнес-планлаштыру үткәрергә ярдәм итәчәк.


29
июнь, 2024 ел
шимбә

Россиядә уйлап табучы һәм рационализатор көне ел саен июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул 29 июньгә туры килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уйлап табучыларны һәм рационализаторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 
 
Хөрмәтле дуслар, Сезне Уйлап табучы һәм рационализатор көне белән котлыйм!


28
июнь, 2024 ел
җомга

Россия уйлап табучысы һәм рационализаторы көне алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров «Татар-информ»га биргән интервьюсында республикада Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында нинди эш алып барылуы турында: Россиянең технологик суверенитетына ирешү өчен, инновацион технологик предприятиеләргә дәүләттән финанс ярдәме алу өчен Татарстан нәрсә эшли – шул хакта сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 30 июньдә экспорт эшчәнлегендә үзенчәлекле нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен РФ Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ел экспортеры» россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында бизнеска административ йөкләнешне киметү, республика норматив хокукый актлары проектларының җайлау йогынтысын бәяләүне һәм республика норматив хокукый актларына экспертиза үткәргәндә бизнес-берләшмә белән хезмәттәшлекне камилләштерү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

 2024 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган ведомствоара киңәшмә  2024 елның беренче яртыеллыгында республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләренә һәм 2024 елның икенче яртыеллыгына бурычларга багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International