Татарстанда бизнес һәм үзмәшгульләр арасында сораштыру уздыралар

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстанда республиканың муниципаль районнарында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартлары турында бизнес һәм үзмәшгульләр арасында сораштыру уздырыла башлады. 

Сораштыруны башлап җибәрүче булып Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тора.

Сораштыру октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм республика районнарында бизнес алып барганда һәм ачканда эшкуарлар тарый торган төп мәсьәләләрне һәм проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. 

Сораштыру нәтиҗәләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм итүнең һәм аны үстерүнең яңа чаралары нигезенә ятачак. 

Сораштыру аноним булып тора, шәхси мәгълүматлар юк. Бөтен алынган мәгълүмат бары тик гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланыла. 

Сораштыру әлеге сылтама буенча: https://docs.google.com/forms/d/1Qf9RHZQPSIGlFUd4FEwZ-MEfhqnmUAg5OjqRpFvTTmE/ 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International