ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

2025-2027 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы муниципаль берәмлекләр, республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышларын уздырды. 

КУЭ цифрлы платформасында бизнес рейтингын исәпләү өчен сервис барлыкка килде (скоринг).


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Ярышлар май ахырыннан 20 июньгә кадәр Пермьдә узды. Татарстан командалары «Эшкуарлык» компетенциясендә алтын һәм көмеш, шулай ук «Банк эше»ндә көмеш медальләр алды. Җыелма командаларны әзерләү белән Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән республика бизнеска ярдәм итү институтлары базасында профильле белгечләр командасы шөгыльләнде.

Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе яңа лизинг продуктын эшләтеп җибәрде, аның кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитацияләгән сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләренең сәнәгать паркы территориясендә урнашкан җитештерү биналарын, шул исәптән ангар тибындагы каркассыз тиз төзелә торган биналарны сатып алу мөмкинлегенә ия. Әлеге лизинг продукты буенча финанслау суммасы 20 млн.сумга кадәр тәшкил итә, лизинг срогы – 5 елга кадәр.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм декрет ялында яки балигъ булмаган балалары булган һәм үз эшен оештырырга ниятләгән, инде бер елдан артык эшкуарлык эшчәнлеге алып бармаган хатын-кызларга юнәлдерелгән.


21
июнь, 2024 ел
җомга

Ярминкәләрдә Татарстанның 230дан артык үзмәшгуль кешесе катнашкан. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган ярдәм республика халкы һәм кунаклары күп йөри торган нокталарда бушлай оештырылган сәүдә урыннары бирүне үз эченә ала. Хәзер 23 июньдә «Гаиләнең зур ял көннәре» проекты кысаларында Лебяжье күле янында узачак ярминкәгә гаризалар кабул ителә.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Эшкуар йортында 2023 ел йомгаклары буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсына йомгак ясалды. Быел җиңүчеләрне 13 номинациядә билгеләделәр. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген республика муниципаль берәмлекләре башлыклары өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларының сату базарларын киңәйтү мөмкинлекләренә багышланган вебинар үткәрде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшчәнлекне бәяләү һәм Министрлык турында мәгълүматның ачык булуына кагылышлы ике социологик сораштыру үткәрү турында хәбәр итә. Әйтик, ведомство эшчәнлеге турында рәсми сайтта, Министрлыкның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә, Министрлыкның Телеграм-каналында бирелгән мәгълүматның ачыклыгын, тулылыгын бәяләргә, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлекне бәяләргә тәкъдим ителә. 


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова Бизнес-ФМ радиостанциясе эфирында эшкуарларга җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында үткәрелә торган ачык консультацияләрдә катнашу юлы белән дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясау мөмкинлеге турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International