ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2023 ел
җомга

Мораторий үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: 2023 елның 1 яртыеллыгында республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,4 тапкыр яки 28% ка кимегән. Мәсәлән, 2022 елның 1 июленә 1 950 тикшерү үткәрелгән, 2023 елның 1 июленә – 1 404 тикшерү.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Россия базары чит ил компанияләре китү сәбәпле иркенрәк калды, әмма кулланучылар ихтыяҗы – шул ук дәрәҗәдә». Казанда  Татарстан эшкуарлары нинди кыенлыклар белән очраша, һәм яшь бизнесменнарга үз урыннарын табу турында фикер алыштылар.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2022 елда махсус икътисадый зоналарның эш нәтиҗәләре турында хисап җибәрде. Мондый анализ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан ел саен Россия Хөкүмәте Карары белән расланган МИЗ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә үткәрелә. 2022 елда нәтиҗәлелек буенча лидер булып Татарстан Республикасында «Алабуга» сәнәгать-җитештерү зонасы булды – 100%.  

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет эгидасы астында «Коррупциягә каршы бергәләп!» темасына коррупциягә каршы социаль реклама яшьләр конкурсы үткәрелә.


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Кертелгән мораторийны исәпкә алып, Татарстанга профилактик визитлар саны 2023 елның 1 яртыеллыгында республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саныннан 2,3 тапкыр артыграк. 2023 елның 1 июленә 1 404 тикшерү, 614 профилактик визит үткәрелгән.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган гарантияле республика ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан бизнесы беренче яртыеллыкта рекордлы 7,4 млрд сумлык заем акчаларын җәлеп итә алган.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне һәм эшкуарларны Ozon, ЯндексМаркет, Wildberries, KazanExpress һәм AliExpress электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару буенча хезмәт күрсәтә башлый. 


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмаларга грантлар бирү конкурсын үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика конкурс комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумына чакырды

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20-21 июлендә Казан шәһәрендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.

2022 елдан Татарстан Республикасы социаль предприятиеләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үзләренең иҗтимагый-файдалы эшләрен үстерүгә 500 мең сумга кадәр грант ярдәменнән файдалана ала. 2023 елда грант алу өчен «Минем бизнес» төбәк үзәгеннән укырга кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International