Бүген икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты.
Үзенең чыгышында ул Татарстан Республикасында товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарларында конкурентлык мохитен үстерү хәзерге вакытта 2021 - 2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренция үсешенең илкүләм планы («юл картасы») һәм Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандарты нигезендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.
Конкуренция үсеше стандарты һәм илкүләм план нигезендә Татарстан Республикасында 2021 – 2025 елларга конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча юл картасы кабул ителде, ул Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән расланды.
Конкуренцияне үстерү буенча Юл картасы чаралары үтәлешен мониторинглау Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан квартал саен гамәлгә ашырыла, конкуренцияне үстерү буенча юл картасы чараларын гамәлгә ашыруга бәйле проблемалар ачыкланган очракта, Юл картасы чараларын башкаручылар һәм Россиянең МКФХ Татарстан идарәсе белән берлектә ел йомгаклар буенча әлеге чараларны үтәмәүгә юл куймау буенча превентив чаралар эшләнә.
Чыгышы азагында министр урынбасары Татарстан Республикасында конкурентлык мохитен үстерүнең уңышы МКФХ Татарстан идарәсе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының үзара тыгыз хезмәттәшлегенә бәйле булуын ассызыклады һәм әлеге ведомстволарның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген дәвам итүенә өмет белдерде.