Татарстанда экспортерлар өчен халыкара финанс инструментлары турында семинарлар уза

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы Россия экспорт үзәге һәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк институтлары белән берлектә экспортерлар өчен тышкы икътисадый сәүдәгә һәм аның үзенчәлегенә багышланган семинарлар сериясен башлап җибәрде.

Офлайн-форматта федераль экспертлар катнашучылар белән арзан халыкара исәп-хисап формалары, банк аккредитивларының үзенчәлекләре, аларның эшләү төрләре һәм схемалары, шулай ук банк гарантияләре һәм экспорт контракты бәясен исәпләү үзенчәлекләре турында фикер алыша.

Узган атнада укуны Халидә Мөфтәхетдинова үткәрде, ул – федераль тренер һәм экспорт өлкәсендә гамәли эксперт. Тренер экпорт эшчәнлегендә релевант тәҗрибәгә ия һәм аны дөрес итеп теориягә кертә.

Уку 10-15 кешелек зур булмаган төркемнәрдә уза. Мондый алым һәр катнашучы белән индивидуаль эшләргә, аның сорауларын һәм кейсларын җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә.

"Экспорт эшчәнлеге нигезләре" темасына чираттагы семинар 30 октябрьдә узачак һәм тышкы икътисадый эшчәнлек нечкәлекләренә тирәнрәк керергә мөмкинлек бирәчәк.

Мәгълүмат алу һәм түбәндәге семинарларга теркәлү өчен +7-917-932-48-51 телефонына шалтыратырга була (Ирина Милютина).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International