Татарстанның кече һәм урта бизнесы дәүләт компанияләренә 2024 елда 300 млрд сумлык товар һәм хезмәт күрсәтүләр китерде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

РФ кече һәм урта бизнесы дәүләт компанияләре белән 2024 елның 9 аенда 223-ФЗ буенча сатып алулар нәтиҗәләре буенча 667 меңнән артык килешү төзегән. Татарстан төзелгән шартнамәләрнең арту күләме буенча Мәскәүдән кала ил төбәкләре арасында икенче урында тора. 2023 елның шул ук чорына карата үсеш 289% яки 223,3 млрд.сум тәшкил иткән. 

Хәзерге вакытта дәүләт катнашы булган компанияләр КУЭ-тәэмин итүчеләрдән РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән квота кысаларында товарлар һәм хезмәтләр сатып алырга бурычлы, аны үтәүне КУЭ корпорациясе һәм төбәкләрнең хакимият органнары тәэмин итә. Сатып алулар күләме шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты күрсәткечләренә кертелгән.

 «Дәүләт компанияләре сатып алулары кече һәм урта бизнеска товарлар һәм хезмәтләр сатуның тотрыклы базарына керү мөмкинлеге бирә. КУЭ-тәэмин итүчеләр күләмнәрне арттырып кына калмады, килешүләрне эре заказчылар таләпләренә туры китереп үти ала торган кече һәм урта предприятиеләр саны да арта», — дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак.

3 квартал эчендә КУЭ-тәэмин итүчеләр саны узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 21% ка арткан – 187 меңгә кадәр диярлек. Кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме буенча иң эре заказчы-лидерлар РТЮ, Татарстанның «Алабуга» махсус икътисади зонасы, «Аэрофлот», Сбербанк, ВТБ банкы. 

Кече һәм урта бизнесның хәзерге вакытта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм КУЭ корпорациясе инициативасы белән «үстерү» программасында катнашу һәм дәүләт компанияләренең берсе белән озак вакытлы офсет килешүен төзү мөмкинлеге бар. Бу очракта тәэмин итүче гарантияле сату базарын озак вакытка ала һәм үз компаниясен үстерүгә инвестицияләргә йөкләмә ала. Барлыгы ел ярым эшләү дәверендә Россиядә КУЭ корпорациясе катнашында 223-ФЗ буенча 6 млрд.сумнан артык 11 офсет килешүе төзелгән, кече һәм урта бизнесның җитештерүне үстерүгә инвестицияләре 1,39 млрд.сум тәшкил иткән.

Төзелгән җиде офсет килешүе буенча инде җитештерелгән продукция китерелә. Аларның берсе буенча «Автодор-Платные дороги» ҖЧҖенә 40 мең транспондер җибәрелгән инде. Башка офсет килешүе буенча  «РЖД» ААҖ 2024 елга планлаштырылган күләмдә кече механизация чаралары алган. 86,5 тоннага якын янгынга чыдам турбина мае «ИнтерРАО» төркеме компанияләре заказы буенча җитештерелгән һәм китерелгән. «Росгео» АҖ белән офсет килешүе кысаларында бораулау торбалары һәм алмазлы бораулау җиһазлары кайтарыла башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International