Инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре Татарстан җитәкчелегенең даими контролендә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 октябрендә Республика хакимият органнары, ведомстволар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар катнашында бизнес алып бару шартларын яхшырту һәм бердәм килештерү кабинеты эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
 
Татарстан вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов алдагы ярты елга инвестицион климатны яхшырту өчен ачыкланган резервлар, төзелешкә рөхсәт алу, кадастр исәбенә кую, объектларны файдалануга тапшыру, җир кишәрлекләре алу процедураларын гадиләштерү һәм башкалар буенча бурычлар билгеләде. Комплекслы эш нәтиҗәсендә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча инвестицияләр 124% арткан.

Бердәм килештерү кабинеты хезмәтләр күрсәтү процедураларын кыскартуның мөһим инструменты булды.

Киңәшмәдә Бердәм килештерү кабинеты функционалын алга таба үстерү буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International