Чаллы эшкуарларына заем финансларын җәлеп иткәндә гарантияле ташламалы ярдәм турында сөйләделәр

2024 елның 18 октябре, җомга

Чаллы шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шул исәптән Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән эшкуарларына ярдәм итүнең федераль һәм төбәк чаралары турында фикер алышу буенча семинар узды.⁣

Чара 2024 елның 15 октябрендә «ИТ – парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк территориясендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Семинар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле Чаллы эшкуарларын финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма заем акчаларын җәлеп иткәндә җитәрлек күләмдә залог тәэминатына ия булмаган Татарстан Республикасы эшкуарларына  Татарстан Республикасы Гарантия фондын поручительлеге рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтү шартлары, шулай ук Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен яңа, махсус эшләнгән гарантия продуктлары белән таныштырды.

Бизнес-бергәлек шулай ук республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының яңа, махсус эшләнгән гарантия продуктлары, шул исәптән МХО катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән предприятиеләр өчен «МХО ярдәм» продукты, хокукларын залогка куеп займ рәсмиләштерергә теләүче эшкуарлар өчен йөкләмә суммасының 95% күләмендә ярдәм итү, шулай ук ислам финанслары кысаларында эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голамәләр шурасы тарафыннан хупланган уникаль ислам финанс продукты турында да белде.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International