Мидхәт Шаһиәхмәтов РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

2024 ел, 21 октябрь ТР вице-премьеры – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты.

Утырышта 2 төп мәсьәлә каралды:

- Инфраструктурага ( махсус икътисадый зоналарга) инвестицияләр: агымдагы торышы һәм үсеш нокталары; 

- Технологик үсеш өчен инвестицияләр.

Шулай ук технологик суверенитет проектларының таксономиясе һәм икътисадның структур адаптациясе турында фикер алыштылар.

Таксономия – технологик суверенитет проектлары һәм Россия Федерациясе икътисадының структур адаптация проектлары (ТСиСАЭ проектлары) критерийлары. Таксономия дәүләт кызыксынган проектларга инвестицияләр җәлеп итү максатларында эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International