2024 елның 15 ноябрендә Казанда интернет-сәүдә буенча икенче «Минем бизнес. E-com. Сатуларны активлаштыру коды» региональ форум узачак, анда Россия маркетплейслары лидерлары, базар экспертлары һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашачак. Шулай ук форумда маркетплейсларга һәм аналитика сервисларына техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр эшләячәк, аларның белгечләре интернет-бизнес үсеше белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак. Форумны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге» АКО белән берлектә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге чыгыш ясый.
Форумда Татарстанда теркәлгән компанияләр вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр шәхсән яисә онлайн-режимда катнаша алачак. Форумга теркәлү МСП.рф платформасы аша башкарылачак.
ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова электрон коммерцияне үстерү буенча республиканың уникаль стратегиясе турында сөйләде.
«Татарстан – эшкуарларның уку, маркетплейсларда продукцияне урнаштыру һәм алга этәрү буенча барлык таләпләре хупланган беренче төбәк. Республика җитәкчелегенең онлайн-сәүдәгә комплекслы ярдәм итүгә юнәлдерелгән курсы нәтиҗәсендә ел саен Татарстан селлерлары саны арта – регион теркәлгән онлайн-сатучылар саны буенча илнең топ-5 субъектына керә. Мондый дәрәҗәдәге һәм масштабтагы чаралар уздыру индустриянең алга таба үсешен һәм онлайн-мәйданчыкларда Татарстан продукциясе булуның артуын күрсәтүче индикатор булып тора» - дип хәбәр итте Наталья Кондратова.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов яңа форум чыгышларының темалары Татарстанның E-com базарында катнашучыларның конкрет теләкләрен исәпкә алып формалаша, дип ассызыклады.
«Без бер урында экспертларны, сатучыларны һәм e-commerce мәйданчыклары вәкилләрен тәҗрибә, белем һәм кейслар белән төрле яклап уртаклашу өчен җыячакбыз. Форум катнашучыларга бизнес өчен чын «активлаштыру кодын» ачачак, онлайн-сатуларны үстерүнең нәтиҗәле стратегиясен төзергә ярдәм итәчәк һәм E-comда акча эшләүнең яңа мөмкинлекләрен күрсәтәчәк. Ул башлап җибәрүче һәм тәҗрибәле селлерларга, башка өлкәләрдән эшкуарларга бертигез файдалы булачак, ә кемгәдер онлайн бизнес өчен башлангыч нокта булачак,» – дип сөйләде Айдар Салихов.
Үз чиратында «Маркетплейс.Легко» башкарма директоры Инесса Яруллина билгеләп үткәнчә, E-com базары үсеше әйләнешләрне арттыру белән генә чикләнми, ә сатучылар өчен эшне катлауландыру белән дә бара. «Башта сату буенча бум биргән әйбер хәзер база минимумы гына булып тора. Сатучыларга яңа нәтиҗәле кораллар кирәк, һәм форумның төп бурычы – яңа чынбарлыкта мәйданчыкларның һәм цифрлы коралларның барлык мөмкинлекләрен үз файдаларына файдалануны күрсәтү», – диде ул.
«2023 елда узган «Минем бизнес. E-com» татарстанлыларда зур кызыксыну уятты. Анда 1200дән артык кеше шәхсән үзе булды һәм тагын 45 меңе онлайн-трансляциягә тоташты. Бу маркетплейсларда сатуларны киңәйтүдә ярдәм итә алырлык мәгълүматка зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Өстәвенә, әгәр бу мәгълүмат E-com базары лидерларының «беренче куллары»ннан чыкса, бигрәк тә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев. – Татарстан Республикасында электрон сәүдәне үстерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә инде 67 меңнән артык Татарстан эшкуары һәм үзмәшгульләре үз товарларын маркетплейсларга урнаштырды. Һәм шунысы бик мөһим, хәтта маркетплейсларда конкуренция үсеше шартларында да алар үзләре өчен лаеклы керем дәрәҗәсен тәэмин итә алсыннар иде».