ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль контроль органнарына тикшерүләр үткәргәндә башка дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан аларда булган документларны сорату һәм бушлай алу хокукы бирелә.

Бизнес үзенең көндәлек эшендә очраша торган проблемаларны анализлау буенча бөтенроссия сораштыруында катнашырга чакырабыз. Онлайн-анкетаны инвестклимат.рф сылтамасы буенча тутырырга мөмкин.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсендә 2015 елның 11 ноябрендә «Казан агломерациясе, үсеш нокталары» темасына семинар уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимияте органнары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, фәнни һәм белем  оешмалары вәкилләре катнашты.

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев салым булмаган түләүләргә карата урта сроктагы чорга мораторий урнаштыру сораулары буенча эшче төркем утырышын уздырды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 ноябрендәге  1191нче карары басылды. Аңа ярашлы рәвештә, рөхсәт ителгән максималь массасы  12 тоннадан арткан транспорт чаралары тарафыннан федераль әһәмияттәге гомум куллану юлларына китерелгән зыянны каплау хисабына түләнергә тиешле акчалар күләме киметелә.

«Сказочный» Яшьләр инновацияле иҗат үзәге,  «Мәгарифтә инновацияле карарлар» ҖЧҖ  һәм «Мәктәп Технопаркы» компаниясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы администрациясе ярдәме белән  «Робот техникасы һәм автоматлаштыру» дип аталган белем бирү семинары үткәрде.

2015 елның 12 ноябрендә Кытай Халык Республикасында  Европа һәм Кытай  инновацияле-технологик кооперациясенең  (ЕКИТК) 10нчы форумы эшен төгәлли. Әлег чара эшендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе дә катнашты.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты Д28и-2012 номерлы хатында  «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен аңлатуга караган сорау буенча аңлатма бирде.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 16-20 ноябре көннәрендә  субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс сайлап алуында катнашуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмалардан (инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләреннән) гаризалар кабул ителә. 
Практикумны үткәрү максаты – тәэминатчыларны электрон процедураларда катнашу үзенчәлекләренә өйрәтү, килешүләр төзергә дәгъва кылучыларның типик хаталарын аңлату, тәэминатчыны көтеп торган төп  хәйлә һәм хәвеф-хәтәрләрне гамәлдә күрсәтү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International