ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
«Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисадый банк)» Дәүләт корпорациясе Россиянең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш өчен 2016 елның «Үсеш премиясен» тапшыру конкурсында катнашуга гаризалар җыюны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исегезгә төшерә: «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме алу өчен  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар  2015 елның 16 ноябренә кадәр дәвам итә.
2015 елның 9 ноябрендә  14.00  сәгатьтә Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республики Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  конференц-залында Фондның акча средстволарын депозитка кую өчен банкларны сайлап алу конкурсына тапшырылган гариза конвертларын ачу чарасы узды. Конкурс 2015 елның 9 октябрендә игълан ителгән иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының көчен югалтуын тану һәм аларны үзгәртү турында»  2015 елның 28 октябрендәге 1149 нчы карары белән контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген һәм эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләүне мониторинглауга кагылышлы  үзгәрешләр кертелде.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 12 ноябрь көнне уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Dealing with multinationals».
2015 елның 6 ноябрендә Тольяттида Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары  Дмитрий Козак Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар (МИЗ) белән идарә итү системасын камилләштерү буенча чаралар («юл картасы»)  планын үтәү сорауларына багышланган киңәшмә үткәрде.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 5 ноябрендә  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Практикумны үткәрү максаты – тәэминатчыларны электрон процедураларда катнашу үзенчәлекләренә өйрәтү, килешүләр төзергә дәгъва кылучыларның типик хаталарын аңлату, тәэминатчыны көтеп торган төп  хәйлә һәм хәвеф-хәтәрләрне гамәлдә күрсәтү. 

«Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта предприятиеләрне нәтиҗәле үстерү факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» III Халыкара конференциясе (алга таба – Конференция)  2015 елның 10-11 декабре көннәрендә Вологда шәһәрендә уздырыла.

Административ каршылыкларны киметү һәм процедураларны  гадиләштерү чаралары кысаларында юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт бюджеттан тыш фондларында теркәү сроклары 3 эш көненә кадәр кыскартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International