«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 3 ноябрендәге 306-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Документ дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турындагы законга үзгәрешләр кертә. Дәүләт һәм муниципаль контроль органнарына тикшерүләр үткәргәндә башка дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан аларда булган документларны сорату һәм бушлай алу хокукы бирелә. Мондый ысул белән алына торган документларның исемлеген һәм бирү тәртибен РФ Хөкүмәте билгели.
Федераль закон тарафыннан шулай ук контроль оештырыла торган заттан дәүләт мәгълүмат системаларында һәм реестрларында булган мәгълүматны кабат таләп итүгә тыю кертелә.
Кабул ителгән документ тикшерелә торган юридик затлар һәм шәхси эшкуарларның хокукларын киңәйтә. Алар контрольлек итүче органга кергән документлар белән таныша, һәм шулай ук кирәкле документларны үзләре мөстәкыйль рәвештә китерә ала.
Федераль закон 2016 елның 1 июленнән үз көченә керә.