Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев салым булмаган түләүләргә карата урта сроктагы чорга мораторий урнаштыру сораулары буенча эшче төркем утырышын уздырды.
Олег Фомичев сүзләренә караганда, салым булмаган түләүләр темасында инде кабул ителгән карарлар бар. «Калганнар буенча эш дәвам итә, – дип билгеләп үтте ул. – Икътисадый үсеш министрлыгы авыр йөк машиналары өчен түбәнәйтелгән тарифлар билгеләү срогын озайту башлангычы белән чыгачак, система һәм бизнесның әзерлеген таләп итә торган башка барлык сораулар буенча күчеш чорларын билгеләүне яклаячак».