Субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларны сайлап алу конкурсы игълан ителде
2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
2015 елның 16-20 ноябре көннәрендә субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс сайлап алуында катнашуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмалардан (инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләреннән) гаризалар кабул ителә.
Дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 944нче карары белән расланган.
Конкурста катнашуга гаризалар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 403.
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.