ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 12  ноябрендә  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында  «Төзелешкә рөхсәт бирү» муниципаль хезмәтен күрсәтү вакыты административ регламентлар тарафыннан  8 көнгә кадәр кыскартылды.

2015 елның 11 ноябрендә  «Мигрантларның социаль адаптациясе һәм интеграциясе сораулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе  уздырылды.  Әлеге чара ТРнда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Яңа гасыр»  Автоном коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы һәм «Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.)» Югары һөнәри белем бирүнең Шәхси белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан  дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында 2013 елдан бирле  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 16 ноябреннән 30 ноябренә кадәр, аккредитация үтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул ителә. Гаризаларны кабул итү  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның  27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә башкарыла.

Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздырганда юридик затлардан (эре хокук ияләреннән) документлар кабул итү процедурасының вакытын кыскату һәм камилләштерү максатларында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе (алга таба – Идарә), юридик затлар (эре хокук ияләре) тарафыннан документларны якынча әзерләүне һәм тапшыруны электрон рәвештә башкару мөмкинлеге тудыру өчен, мәгълүмат системасын гамәлгә кертүне сыный башлады.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 17 ноябрендә уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Бизнес-коммуникацияләр инглиз телендә. Negotiating a deal».

2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен торак-коммуналь комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды. 


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

«РВК» ААҖ, Краснодар крае Икътисад министрлыгы белән берлектә, Россиянең төбәк инновацияле экосистемалары үсешенә багышланган «Инновацияләр экосистемасы» икенче форумын үткәрә. Форум 2015 елның 10-11 декабре көннәрендә Сочида (Красная Поляна) оештырыла.

2015 елның 26 ноябрендә Мәскәү физика-техника институтында (Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный шәһәре)  «Агросәнәгать комплексында һәм икътисадның чиктәш секторларында югары технологияле кече һәм урта предприятиеләрне финанслау проблемалары: хәл итүнең ихтимал булган юллары» темасына Халыкара конференция уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International