Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 ноябрендәге 1191нче карары басылды. Аңа ярашлы рәвештә, рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тоннадан арткан транспорт чаралары тарафыннан федераль әһәмияттәге гомум куллану юлларына китерелгән зыянны каплау хисабына түләнергә тиешле акчалар күләме киметелә. Документ тексты 2015 елның 10 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Әлеге карарга ярашлы рәвештә, 2016 елның 29 февраленә кадәр һәр километр өчен бүгенге 3,73 сум урынына түләү күләме 1,53 сумны тәшкил итәчәк. 2016 елның 1 мартыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр, әлеге чорда түләүне бер километр өчен 3,09 сумга кадәр төшерү максатында, 0,82 коэффициенты кулланылачак, 2019 ел башыннан ставканы үтелгән бер километр юл өчен 3,73 сумга кадәр арттыру, ягъни беренчел ниятләнелгән күләмгә җиткерү планлаштырыла.