«Сказочный» Яшьләр инновацияле иҗат үзәге «Робот техникасы һәм автоматлаштыру» дип аталган белем бирү семинары үткәрде

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе


«Сказочный» Яшьләр инновацияле иҗат үзәге,  «Мәгарифтә инновацияле карарлар» ҖЧҖ  һәм «Мәктәп Технопаркы» компаниясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы администрациясе ярдәме белән  «Робот техникасы һәм автоматлаштыру» дип аталган белем бирү семинары үткәрде.

«Сказочный» Яшьләр инновацияле иҗат үзәге 2012 елда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында (Татарстан Республикасы Саба районы), Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, яшьләрдә югары технологияле тармакларга карата кызыксынуны арттыру, Татарстан Республикасының булачак  инженер-техник элитасын формалаштыру максатларында оештырыла. Бүгенге көндә Үзәктә 350дән артык укучы һәм студент укый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International