«Казан агломерациясе, үсеш нокталары» семинарында транспорт якынлыгының, икътисадый һәм социаль элемтәләрнең йогынтысын билгеләү принциплары каралды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе


Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсендә 2015 елның 11 ноябрендә «Казан агломерациясе, үсеш нокталары» темасына семинар уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимияте органнары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, фәнни һәм белем  оешмалары вәкилләре катнашты. 

Стратегия кысаларында һәм Казан шәһәр округының генераль планын эшләү кысаларында семинарда транспортның якынлыгы, икътисадый һәм социаль элемтәләрнең һәм башка факторларның Казан агломерациясе чикләренә йогынтысын билгеләү принциплары, гамәлдәге һәм планлаштырылган үсеш нокталары, аларның Казан агломерациясенә тәэсире турындагы сораулар тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International