223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алулар вакытында заказчы күлешүнең якынча бәясен билгели ала

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе


Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты Д28и-2012 номерлы хатында  «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен аңлатуга караган сорау буенча аңлатма бирде.

223-ФЗ номерлы Законның 4 маддәсе 9 өлеше 5 пунктына ярашлы рәвештә, сатып алу турындагы хәбәрдә килешүнең башлангыч (максималь) бәясе (лот бәясе) турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

223-ФЗ номерлы Законның  4 маддәсе 10 өлеше 7 пунктына ярашлы рәвештә  сатып алулар турындагы документациядә күчереп йөртү, иминиятләштерү, таможня пошлиналары, салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләргә киткән чыгымнар исәпкә алынган яисә исәпкә алынмаган килешү бәясен (лот бәясен) формалаштыру тәртибе күрсәтелергә тиеш.

223-ФЗ номерлы Законның әлеге нигезләмәләреннән сатып алуларны башкарганда сатып алу хәбәрендә һәм документацияләрендә килешүнең башлангыч (максималь) бәясе күрсәтелергә тиешлеге аңлашыла.

223-ФЗ номерлы Закон  нормаларының заказчы тарафыннан кулай (хуҗалык эшчәнлеген алып бару үзенчәлегенә бәйле рәвештә) сатып алулар системасын формалаштыру ирегенә нигезләнүен исәпкә алганда,  заказчының килешү бәясен мөстәкыйль җайлау мөмкинлеге туа, шул исәптән килешү бәясенең якынча зурлыгын билгеләү буенча да.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International