Тәэминатчыларны «Кече бизнес – кризис вакытында ышанычлы клиентларны ничек табарга?» практикумына чакырабыз

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Тәэминатчыларны «Кече бизнес – кризис вакытында ышанычлы клиентларны ничек табарга?» практикумында катнашырга чакырабыз. Практикум «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (zakazrf.ru һәм 223etp.zakazrf.ru электрон мәйданчыкларының операторы) тарафыннан оештырыла.

Практикумны үткәрү максаты – тәэминатчыларны электрон процедураларда катнашу үзенчәлекләренә өйрәтү, килешүләр төзергә дәгъва кылучыларның типик хаталарын аңлату, тәэминатчыны көтеп торган төп  хәйлә һәм хәвеф-хәтәрләрне гамәлдә күрсәтү. 

Уздырылу урыны: Казан ш., Мәскәү ур., 55 (4 кат, актлар залы)
Үткәрелү датасы һәм вакыты: 11.11.2015, 10:00 - 15:00

Түбәндәге электрон адрес буенча алдан теркәлү мәҗбүри: seminar.zakazrf.kazan@mail.ru (хатта оешма, хезмәткәрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелергә тиеш)
Катнашу бушлай.

Практикум программасы:

10:00  Чараның башлану вакыты
10:10  Кереш сүз, практикумның башы
10:20  Алсу Гатауллина – Тәэмин итү турында  кызыклы һәм аңлаешлы итеп
11:20  Тәнәфес
11:40  Егор Шахов – Коммерцияне алга этәрү өчен интернет-ресурсларны куллану
12:10  Михаил Голованов – smb.tattis.ru сервисына күзәтү
12:30  Аделина Мансурова –  zakazrf.ru һәм 223 etp.zakazrf.ru мәйданчыкларында эшнең гамәли өлеше
13:10  Гүзәл Гафурова – Бердәнбер тәэминатчы: ничек,  кайда, ни өчен
13:40  Тәнәфес
14:00  Алсу Гатауллина – Тәэминатчыларга преференцияләр бирү көндәшлекле өстенлек буларак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International