Агробиотехнологияләр өлкәсендә югары технологияле кече һәм урта бизнес проблемалары буенча халыкара конференциягә теркәлү ачылды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе


2015 елның 26 ноябрендә Мәскәү физика-техника институтында (Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный шәһәре)  «Агросәнәгать комплексында һәм икътисадның чиктәш секторларында югары технологияле кече һәм урта предприятиеләрне финанслау проблемалары: хәл итүнең ихтимал булган юллары» темасына Халыкара конференция уздырыла. 

Конференция финанс институты эшчәнлеге белән кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) ихтыяҗлары арасында инновацияле аерымлык проблемаларын тикшерүгә багышлана. Конференциянең бурычы – банклар, финанс оешмалары, венчур фондлары аша һәм базарның үсә баручы сегментларына юнәлдерелгән, КУЭ субъектлары катнашлыгы өчен перспективалы булган дәүләт программалары аша кече һәм урта эшкуарлыкны финанслау программаларын гамәлгә ашыруга булышу. 

Конференциядә катнашу өчен теркәлүгә гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: conference@pharmcluster.ru. Гаризада түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк: катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, оешма атамасы, вазыйфасы, телефоны, е-mail. 

Тулырак мәгълүмат һәм конференция программасы белән pharmcluster.ru/agros сайтында танышырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International