Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) һәм дәүләт органнары хезмәтләреннән файдаланганнар игътибарына

2015 елның 13 ноябре, җомга


Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан  дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә булдыру максатларында 2013 елдан бирле  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.

Хакимиятнең федераль органы хезмәт күрсәтүен алган, шул исәптән әлеге хезмәтне сорап КФҮкә  мөрәҗәгать иткән гражданнарның, үзе өчен иң кулай ысулны сайлап, әлеге хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына бәя бирү мөмкинлеге бар:
- «0919» рәсми  кыска  номеры ярдәмендә бушлай  СМС-сораштыруда катнашу юлы аша;
-  «Сезнең контроль»  мәгълүмат-аналитика системасы аша: vashkontrol.ru;
- Татарстан Республикасы  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы кысаларында КФҮнең рәсми сайты аша: uslugi.tatarstan.ru/mfc;
- КФҮләрдә һәм республика хакимияте органнарында урнаштырылган «Электрон Хөкүмәт» инфоматы ярдәмендә.

Әлеге ысуллар аша  Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр), ЭЭМ, Миграция һәм Салым хезмәтләре, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Суд приставларының федераль хезмәте, Кешеләр иминлеген һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә  күзәтчелек буенча федераль хезмәт  (Роспотребнадзор) һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык (Росимущество) хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәяли аласыз.

Бүгенге көнгә карата алганда, система инде 23 миллион фикерне кабул иткән, Россия буенча  гражданнарның дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсе 92,9 % тәшкил итә. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында ел саен уздырыла торган сораштырулар нәтиҗәсендә халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсе 2015 елда  92,3% тәшкил итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International