2015 елның 16 ноябреннән 30 ноябренә кадәр, аккредитация үтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул ителә. Гаризаларны кабул итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә башкарыла.
Гаризалар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәгендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур. 55, 125 нче кабинет. Шулай ук гаризаларны Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан территориаль вәкиллекләрендә дә тапшырырга мөмкин.
Конкурска гаризалар кабул итү вакыты:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00 дән 18.00 гә кадәр;
җомга – 9.00 дән 17.00 гә кадәр.