Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе


2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен торак-коммуналь комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды. 

Баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча оешмалар эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшыртуга караган  чаралар үткәрү турында карарлар кабул ителде.

Баланс комиссиясе утырышында  торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре,Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе вәкилләре катнашты. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International