Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Бизнес-коммуникацияләр инглиз телендә. Negotiating a deal» бизнес-тренингына чакыра

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе


«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 17 ноябрендә уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Бизнес-коммуникацияләр инглиз телендә. Negotiating a deal».

Чара  Park Inn by Radisson кунакханәсенең конференц-залында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Лесгафт ур., 7. Тренинг эшен 10.00 сәгатьтә башлый. Катнашучыларны теркәү 9:30 сәгатьтә башлана. Укыту йомгаклары буенча һәр катнашучы сертификатка ия булачак. Әлеге чарада катнашу бушлай. 

Әлеге чараның мөһимлеген искә алып, Сезне 16 ноябрьгә кадәр, теркәү формасын тутырып, аны түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Анастасия Пастуховага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: +7 (927) 442-01-13.

Катнашуга гариза 
Семинар программасы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International