2015 елның 12 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 9 020 000 сумлык 10 гаризаны карады. Комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме 7 020 000 сумлык 8 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.