Эшкуарлар игътибарына! Төзелешкә рөхсәт алу процедурасы гадиләштерелде

2015 елның 13 ноябре, җомга


Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында  «Төзелешкә рөхсәт бирү» муниципаль хезмәтен күрсәтү вакыты административ регламентлар тарафыннан  8 көнгә кадәр кыскартылды.

«Төзелешкә рөхсәт бирү» муниципаль хезмәтен күрсәтүгә гариза тапшыру  «бер тәрәзә» принципбы буенча Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсендә һәм республиканың күпфункцияле үзәкләрендә оештырыла.

Татарстан Республикасы  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru/service/detail/8555 Казан шәһәре өчен «Төзелешкә рөхсәт бирү» муниципаль хезмәтен күрсәтү мөмкинлеге тудыручы сервис барлыкка килде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International