Эшкуарлар игътибарына! Юридик затларның күчемсез милеккә хокукларына дәүләт теркәве уздыру процедурасы гадиләштерелә

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе


Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздырганда юридик затлардан (эре хокук ияләреннән) документлар кабул итү процедурасының вакытын кыскату һәм камилләштерү максатларында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе (алга таба – Идарә), юридик затлар (эре хокук ияләре) тарафыннан документларны якынча әзерләүне һәм тапшыруны электрон рәвештә башкару мөмкинлеге тудыру өчен, мәгълүмат системасын гамәлгә кертүне сыный башлады: rosreestr.ru/wps/portal/cc_ib_electronic_state_rights/.

Хәзер мәгълүмат системасын кулланучылар (эре хокук ияләре), хокукка  дәүләт теркәве уздыру өчен кирәкле документларның электрон версияләрен мөстәкыйль әзерләп, эш кабинетларыннан чыкмый гына, Идарәгә юллый алалар. Соңрак, документларның кәгазьдәге төп нөсхәләрен кабул иткәндә, Идарә хезмәткәрләре аларны электрон рәвештә юлланганнары белән чагыштырачаклар. Бу хокукка дәүләт теркәве уздыру өчен документлар җыю вакытын шактыйга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International