Яр Чаллы шәһәре IТ паркы бинасында 2015 елның 13 ноябрендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш күчмә җыелышы һәм коллегиясе утырышы уздырылды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә партнерлыкка яңа әгъзалар кабул итү булды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә 17 компания Иннокам партнерлыгы статусын алды.