Бөтендөнья эшкуарлык атнасы

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе


2015 елның 16-22 ноябре көннәрендә  Бөтендөнья эшкуарлык атнасы уздырыла. Бу – ел саен яшьләр эшкуарлыгына, инновацияле эшкәртмәләргә, инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа бизнес өчен старт мәйданчыклары булдыруга багышлап үткәрелә торган масштаблы халыкара проект. Төп максатлары – күпләгән халыкны, оешмаларны, тикшеренүчеләрне һәм мөгаллимнәрне эшкуарлык турында сөйләшүгә тарту һәм яңа эш башлаучы эшкуарларга үз потенциалларын тормышка ашыруга ярдәм итү.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итүне координацияләү үзәге һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен тренинглар, белем бирү семинарлары һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International