Кама кластерының инвестицион куәте Швециядә тәкъдир ителә

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе


2015 елның 17-20 ноябре көннәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының һәм Автомобиль компонентлары җитештерүчеләрнең милли  ассоциациясе делегациясенең Швециягә уртак сәфәре оештырыла. 

Чара кысаларында Fastenings AB инжиниринг үзәгенә бару, скандинав автомобиль комплектлары җитештерүчеләр, SCANIA, VOLVO һәм башка  автосәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге белән  автомобиль компонентлары тәэминатын оештыру һәм аны локальләштерү сорауларына багышланган очрашулар уздыру каралган. Моннан тыш, Кама кластеры вәкилләре Россия - Швеция инвестицияле форумында катнашачаклар.Анда Кама кластерының инновацион куәтен тәкъдир итү планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International