2015 елның 18-22 ноябре көннәрендә Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының (алга таба – Программа) өченче модуле старт ала. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм үткәрелә.
Программа СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе Кампусында оештырыла. Белем алуда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Яр Чаллы моношәһәре предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.