Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Финляндия Республикасына визитында катнаша.
Сәфәрнең беренче көнендә Артём Здунов Россия Федерациясенең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының күчмә утырышында катнашты. Утырыш Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллегендә узды.
Бүген, 16 ноябрь көнне, икътисад министры Татарстан Республикасы делегациясе составында Аалто Университетында булды һәм Татарстан - Финляндия бизнес-форумында катнашты.