«Юл хәрәкәтен оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрелә

2015 елның 13 ноябре, җомга


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Юл хәрәкәтен оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты (алга таба – проект) буенча гаммәви консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен югарыда аталган проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакыртабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International