Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына!

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 10 ноябреннән 25 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын оту буенча республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында кабул ителә. 

Гаризалар 2015 елның 10 ноябреннән 30 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 557-21-47, 557-20-20, 557-21-91.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтының «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган: www.mtsz.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International