Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт юнәлешле предприятиеләрне социаль эшкуарлык форумына чакыра

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе


2015 елның 24-25 ноябре көннәрендә Омск шәһәрендә  социаль эшкуарлык буенча иң эре форумнарның берсе  –  V «Халыкара социаль эшкуарлар һәм инвесторлар форумы» (алга таба – Форум) узачак.  

Форумның төп темасы – «социаль инвестицияләрдән  позитив икътисадка». Чарада  Россия төбәкләреннән,  якын һәм ерак чит илләрдән килгән  1000нән артык социаль эшкуар, һәм шулай ук әйдәп баручы халыкара экспертлар катнашачак. Форум кунаклары һәм катнашучылар арасында –  федераль хакимият, эре бизнес вәкилләре, социаль эшкуарлар һәм  инвесторлар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International